Бисмилләәһир-
рахмәәнир-рахииим!
Рәхмәтле вә Рәхимле Аллаһу Тәгалә исеме белән башлыйм!
Җирдә вә күкләрдә булган барча мәхлүкат олылаган һәм бар нәрсәгә чиксез шәфәгате җиткән барча Галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Сөбханәкә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде!
Соңгы Пәйгамбәребез, Аллаһының рәсүле Мөхәммәдкәﷺ, аның гаиләсенә, сәхәбәләренә һәм аның пәйгамбәрлегенә инанып, хак дин юлыннан Кыямәт көненә кадәр аңа ияргән һәркемгә Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен вә бәрәкәтен бирсә иде!
Хөрмәтле газиз дин кардәшләрем! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Сезгә барчагызга да Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны Ислам диненең якты бәйрәме — Гыйд әл-Әдха — Корбан гаете белән котларга рөхсәт итегез! Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен, белеп һәм белми кылган гөнаһларыбызны чиксез рәхмәте белән ярлыкасын вә ике дөньяның бәхет-сәгадәтенә ирештерсен! Амин!
Бүген, бөек мөселман бәйрәме — корбан чалу көнендә, дөньядагы бөтен Ислам өммәте безне юктан бар кылган Затка:
اللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ لَا إلَهَ إلَّا اللهُ وَاَللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ وَللهِ الْحَمْدُ
«Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә илләллаһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләәһил хәмд» («Аллаһ бөек, аннан башка илаһ юк һәм барча мактауларыбыз, хәмед-сәнәләребез Аңа») — дип, тәкбир сүзләрен җиткерә.
Тәкбирләр безгә галәмне юктан бар кылган Аллаһуга гыйбадәт кылырга, көчсезләргә карата гаделсезлектән сакланырга, һәр кешене яратырга өндәгән пәйгамбәрләр һәм илчеләр тарихын искәртә.
Ислам диненең нигезләренә туганлык, сабырлык, якыннарга карата мәхәббәт принциплары салынган.
Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә:
يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا
«И кешеләр! Без сезне ир вә хатыннан яраттык, бер-берегезне танып белер өчен сездән халыклар вә кабиләләр кылдык...», — дигән иң мөһим фикер игълан итте (Коръән, 49: 13).
Бүген, дөньяның күп кенә почмакларында коронавирус пандемиясе хөкем сөргәндә, без кеше гомерен саклап, дини кардәшлекне ныгытып, халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтне кадерләп, Раббыбыз каршында иң хөрмәтле кеше — Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакланучы икәнен истә тотып яшәргә тиеш. Шул рәвешле генә без кешелеккә җибәрелгән бу уртак сынауны узып, Раббыбызның мәрхәмәтенә вә ризалыгына ирешә алачакбыз!
Корбан бәйрәме ислам диненең бишенче баганасы һәм аның аерылгысыз өлеше булган фарыз Хаҗ кылу гамәленең тәмамлануын белдерә.
Кызганычка каршы, быел пандемия безнең гадәти тормышыбызга үзенең төзәтмәләрен кертте һәм бөтен дөнья мөселманнарына Мәккә шәһәрендәге Изге Кәгъбәгә хаҗ кылырга вакытлыча мөмкинлек бирмәде. Әмма ләкин өметсезлеккә бирелергә сәбәп юк. Киресенчә, бөтен дөньяны коронавирус зәхмәте яулап алган көннәрдә, без, мөселманнарга, җаваплы бурыч — кеше гомерләрен саклау, кысынкы яки кыен хәлдә калган дин кардәшләребезгә төрлечә ярдәм итү бурычы йөкләнгән. Аллаһы Тәгалә безгә хәзер башкаларга карата үзебезнең иң яхшы сыйфатларыбызны — мәрхәмәтлелек, кешелеклелек, рәхимлелек, мәхәббәтебезне күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әлбәттә, бу безнең барыбыз өчен дә — җитди сынау һәм Аллаһы Тәгалә каршындагы безнең хәлебез шушы көннәрдә үзебезне ничек күрсәтүебезгә бәйле.
Аллаһының соңгы илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәдﷺ:
وَاللَّهُ فِي عَوْنِ الْعَبْدِ مَا كَانَ الْعَبْدُ فِي عَوْنِ أَخِيهِ
«...Кардәшенә булышып торган Үзенең яраткан бәндәсенә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк...» — ди (Мөслим).
Ихластан һәм чиста ният белән бу көннәрдә кылынган гамәлләребезне кабул итүен, фани дөньяда һәм ахирәттә аларның әҗер-савапларын күп мәртәбә арттыруын сорап, мин барча Галәмнәрнең Хуҗасы Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ялварам.
Барыбызга да билгеле булганча, бу көннәрдә безнең медицина хезмәткәрләре коронавируска каршы көрәшнең алгы сызыгында. Табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, фельдшерлар — барлык медицина персоналы профессиональ бурычларына тугры калып, минут саен гомерләрен куркыныч астына куялар. Хәтем-догаларыбызда чын күңелдән Аллаһы Тәгаләдән аларны саклауны, Үзенең чиксез рәхмәте, мәрхәмәте белән ярлыкауны үтенәбез.
Без, әлбәттә, Аллаһыдан халкыбызны бу бәла-казадан азат итүен, галимнәргә коронавируска каршы торуның нәтиҗәле чараларын уйлап табарга ярдәм итүен, кешеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлеген саклап калуын сорап, Аңа бертуктаусыз гыйбадәт кылдык. Тик шул ук вакытта барлык санитар күрсәтмәләрнең төгәл үтәлеше өчен үзебездән дә җаваплылыкны төшермәдек. Мәчетләребез һәм дин әһелләребез алга таба инфекция таралуны булдырмас өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр һәм, Аллаһыга шөкер, бу мәсьәләдә уңышка ирештеләр. Безнең мәхәллә кешеләре дә бу өлкәдә зур җаваплылык күрсәтеп, үзизоляция режимын үтәделәр.
Бәйрәм көннәрендә барча мөселманнар кешелек дөньясына нәсыйхәт булган корбан чалу йоласын кылалар. Әлеге йола гомумкешелек тарихының иң борыңгы чорларыннан килә: Коръәни Кәримдә үзенең төп миссиясе итеп Аллаһының берлеген игълан иткән пәйгамбәр Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль аләйһиссәламнәр турында гыйбрәтле хикәя сөйләнә. Аларның тормышы ныклык, сабырлык һәм дингә тугрылыкның иң яхшы үрнәге булып тора.
Ибраһим аләйһиссәламгә сынау буларак, кечкенә улын корбанга чалырга боерылгач, моны үтәү ничек кенә авыр булса да, ул сәбәп һәм сылтаулар эзләми. Исмәгыйльнең сабырлыгы һәм аның мөрәҗәгате сокландыра:
قَالَ يَا أَبَتِ افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ سَتَجِدُنِي إِن شَاء اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ
«Ул әйтте: „Әй әтием! Сиңа нәрсә әмер ителгән, шуны эшлә. Әгәр Аллаһы теләсә, мине сабыр итүчеләрдән табарсың“, — ди» (Коръән, 37: 102).
Ибраһим пәйгамбәр улын ян якка яткыргач һәм корбан кылырга җыенгач, түбәндәге сүзләрне ишетте:
وَنَادَيْنَاهُ أَنْ يَا إِبْرَاهِيم قَدْ صَدَّقْتَ الرُّؤْيَا إِنَّا كَذَلِكَ نَجْزِي الْمُحْسِنِينَ
«Без аңа мөрәҗәгать иттек: ‘Әй Ибраһим! Син төшеңне акладың’. Әлбәттә, изгелек кылучыларга без рәхмәтлебез» (Коръәни Кәрим, 37: 104–105)
Корбан чалуның мәгънәсе корбанга китерелгән хайванда да, аның итендә дә түгел, ә Аллаһы Тәгаләгә итәгатьле булуда, җир йөзендә тынычлыкны арттыру һәм саклый белүдә. Коръәни Кәримдә:
لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُمْ
«Чалган хайваннарыгызның ите вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин Аңа сезнең тәкъвалыгыгыз вә изге гамәлләрегез ирешер», — диелгән (Коръән, 22: 37).
Корбан бәйрәме — ул мохтаҗларны кайгырту, киң күңеллелек күрсәтү бәйрәме. Бәйрәм көннәрендә хәлле мөселман кардәшләребез Аллаһы Тәгаләнең васыятен үтәп, фәкыйрьләргә, зәгыйфьләргә чалынган малларының итен тараталар, азык-төлек белән ярдәм итәләр:
وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنفِقُونَ
«...вә Без биргән малдан хәйриячелеккә өлеш чыгаралар» (Коръән, 22: 35).
Бәйрәм шулай ук туганлык элемтәләрен ныгытуга ярдәм итә, бер-береңә карата шәфкатьле вә рәхимле булуга өйрәтә. Барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыбызны кабул кылсын, шушы гамәлләр аркылы йөрәкләребезне тәкъвалык һәм иман белән ныгытсын иде! Без пандемия һәм аның белән бәйле кризисларны ахыргача җиңеп чыгуны, җир шарында тынычлык һәм тотрыклылык булуны, гаиләләребезгә саулык-сәламәтлек һәм иминлек, авыруларга дәва һәм сихәт, мохтаҗларга җитәрлек ризык сорап, Раббыбызга мөрәҗәгать итәбез вә Аңа гыйбадәт кылабыз!
Корбан гаете котлы-мөбарәк булсын, мөхтәрәм дин кардәшләрем!
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары
Диния нәзарәте рәисе,
Россия мөфтиләр шурасы рәисе