Поздравление М.Ш. Шаймиеву в связи с присуждением звании Героя труда РФ
Председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации и Совета муфтиев России муфтий шейх Равиль Гайнутдин поздравил первого президента Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева с присуждением звании Героя труда РФ:
Мөхтәрәм Минтимер ага!
Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Хезмәт Герое мактаулы исеме бирелүе белән тәбриклим һәм бу уңайдан Республиканың һәм барлык милләттәшләребезнең шатлык-куануын уртаклашам.
Каһарманлык − матур әдәбият һәм тарих дәреслекләре битләрендәге матур образ гына булып калмыйча, аяз күкле тыныч тормышта да үз урынын таба һәм җәмгыятьнең алга таба үсешенә, чәчәк атуына юл яра. Соңгы дистә елларда Татарстан бертуктаусыз үсештә булды, моның сәбәбе исә − Аллаһ рәхмәте белән республика җитәкчелегенең батырлыгы, акыл, зирәклек һәм намус белән эш итүе, купмилләтле Татарстан халкының хезмәт сөючән булуында.
Аллаһ Раббыбызга мең шөкер - татар милләтенең бүгенге каһарманнары эштә яралган һәм хезмәттә дан казанган. Үзегезгә алмашка тәрбияләгән яңа буын җитәкчелек тә Сездән үрнәк алып, Сезнең зирәк фикерләвегезгә таянып эшли. Әлеге буыннар чылбыры дәвамлы булып, киләчәк елларда да Татарстан хезмәте, куйган югары һәм катлаулы максатларга ирешә белүе белән дан тотсын дия догада торам.
Шәхсән Үзегезгә, гаиләгезгә иминлек, җан һәм тән саулыгы, ике дөнья бәхете телим.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,
Россия мөфтиләр шурасы рәисе
Многоуважаемый Минтимер ага!
От имени Духовного управления мусульман Российской Федерации, Соета муфтиев России и себя лично поздравляю Вас, а также весь многонациональный народ Татарстана равно как миллионы наших соплеменников по всему миру с присвоением Вам почетного звания Героя Труда.
Героизм не есть лишь красивый образ из литературы и учебников истории, место героизму есть и в мирной жизни, ведь именно с самоотверженным трудом связаны общественные достижения и прогресс. В последние десятилетия Республика Татарстан демонстрирует устойчивый рост и развитие, основой которых, по милости Всевышнего, является трудолюбие и старание многонационального народа республики, храбрость, мудрость и доблесть республиканского руководства.
Вознося молитвы багодарности Всевышнему Аллаху, я подчеркиваю, что современные герои татарского народа зародились в труде и заслужили свое признание трудами. Новое поколение политических руководителей, которое Вы воспитали себе на смену, опирается на Ваш опыт и Вашу школу. Молю Создателя, чтоб и впредь эта преемственность сохранялась и Татарстан благодаря самоотверженности и работоспособности своих сынов укреплял славу республики, способной решать самые сложные и амбициозные задачи.
Лично Вам и Вашей семье молитвенно желаю благополучия, душевных и физических сил, счастья в обоих мирах.
С уважением и добрыми молитвами,
муфтий шейх Равиль Гайнутдин,
председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации,
председатель Совета муфтиев России