закрыть

Постановление Совета улемов ДУМ РФ о закят аль-фитр в 2016 году

Совет улемов Духовного управления мусульман Российской Федерации определил закят аль-фитр в 2016 году в размере:

— для людей малоимущих — 100 р.

— для людей со средним достатком — 300 р.

— для состоятельных людей — от 500 р.

Закятуль-фитр (садакатуль-фитр, фитр садакасы)  милостыня разговения, выплачиваемая от каждого члена семьи до начала праздника Разговения (Ид-аль-фитр, Ураза-байрам). Она является заключительным условием для принятия Творцом соблюденного поста.

Фидия садака:

— минимальный размер за пропущенный день составляет 250 р.

Фидия садака  это милостыня-искупление, состоящая в том, что за каждый пропущенный день обязательного поста надо накормить одного нищего так, чтобы на него израсходовалось средств примерно столько, во сколько обходится в среднем обед (а лучше — среднесуточные затраты на питание).

TelegramRSSКонтактыПисьмо
Опции поиска:

 Полнотекстовый поиск
 Только по ключевым словам
 Слово или фразу целиком
 Каждое слово в отдельности


27 июля 2021 10:33   Республика Татарстан 

Муфтий Гайнутдин выразил соболезнования в связи с кончиной общественного деятеля Альмиры Адиатуллиной

Председатель Духовного управления мусульман РФ и Совета муфтиев России муфтий шейх Равиль Гайнутдин выразил соболезнования в связи с кончиной общественного деятеля, журналиста, сотрудницы фонда «Ярдэм» Альмиры Адиатуллиной:

 
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән ветеран журналист, җәмәгать эшлеклесе, фидакарь зат - Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллинаның вафаты сәбәпле, аның туганнарының, каләмдәшләренең һәм бар өммәтебезнең кайгысын уртаклашам.
 
Карашында нык, гамәлләрендә даими була белгән Әлмира абыстай 83 яшендә фани дөнья белән хушлашты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы, татар милләте һәм хәтта мөселман җәмәгатьчелеге генә түгел, ә хәзерге Россиянең рухи яңарыш символы китте дияр идем.
 
Күпләр аның мөслимәләргә ил паспортына яулыклы фотосурәтләрен кую хокукын яклауны оештыруда катнашуын хәтерли. Биниһая мәхкамәләр аша узып, белгечләр төркеменең мөслимәләрнең бу хакын хаклатуга ирешүендә аның да өлеше бар.  
 
Әлмира Әдиятуллина актив җәмәгать эшлеклесе буларак, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөслимәләрне дә берләшергә рухландыра алды, мөслимәләрнең иҗтимагый эшчәнлеген җанландырды.
 
Әлмира абыстай кеше хокуклары өчен үзен аямыйча көрәшүче, үзе артыннан күпләрне ияртүче һәм мөслимәләргә  ышанычын арттырырга ярдәм итүче фидакарь мөслимә иде. Мөселман җәмәгатьчелеге аның батырлыгы турында белә, без аны бар йөрәгебез белән ихтирам итәбез һәм гел догада калырбыз.
 
Әлмира Лотфулла кызының җаны Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм мәгъфирәтендә булсын, җир йөзендә яшәгәндә гөнаһлары булган булса, кичерелсен һәм Аллаһы Раббыбыз өммәтебезнең бу якты күңелле, батыр кызын Җәннәт бакчалары белән бүләкләсен иде.
 
Хаклыкта, без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтачакбыз.
 
إنا لله وإنا إليه راجعون
 
Мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин
 
РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе

Система Orphus
ИТОГИ

© Духовное управление мусульман Российской Федерации, 2024 г.

При использовании материалов сайта гиперссылка на www.dumrf.ru обязательна

.