6 сентября 2021 12:35 Республика Татарстан
Соболезнования в связи с кончиной поэта, писателя Гарая Рахима
На 81-м году жизни скончался известный татарстанский поэт, лауреат государственной премии Татарстана имени Габдуллы Тукая, писатель Гарай Рахим (Григорий Родионов). Слова соболезнования направил председатель Духовного управления мусульман Российской Федерации муфтий шейх Равиль Гайнутдин:
Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов) вафаты мөнәсәбәтле, олуг иҗатчыбыз гаиләсе, якыннары һәм бар милләтебезнең кайгысын уртаклашам.
Чын халыкчан язучы, гүзәл әхлакый мәгънәле җырлар авторы, балалар әдибе буларак, Гәрәй Рәхим шәхесе халык күңелендә һәрвакыт сакланыр. Әдәбият белгече, шигъри антологияләр вә җыентыклар төзүче, милли әдәбиятны дөнья халыкларына танытучы буларак та ул татар халкының үсешенә зур өлеш кертте.
Милләттәшебезнең рухы Аллаһ Раббыбыз каршына Хак Тәгаләне танучылар, инанучылар сафында барса иде дия догада торам.
Мөфти шәех Равил Гайнетдин,
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе