Молитва за погибших в авиакатастрофе в Казани
![]() |
Текст телеграммы соболезнования председателя Совета муфтиев России муфтия шейха Равиля Гайнутдина на имя президента республики Татарстан Рустама Минниханова в связи с авиакатастрофой 17 ноября в Казани (на татарском языке).
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ
Р.Н.МИҢНЕХАНОВКА
Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич!
17 ноябрь көнне булган фаҗига турында ишетеп, һәркайсыбыз тетрәндек. Бу көннәрдәге кайгы-хәсрәтне безнең татарларның уртак кайгысы дип кабул иттек. Изге догаларым белән ачы хәсрәтегезне, тирән кайгыгызны уртаклашып, хәлегезгә бераз гына булса да җиңеллек китерергә, Сезгә бер таяныч булырга телибез.
Аллаһы Тәгалә Сезгә, гаиләгезгә Үзе ныклык hәм сабырлык бирсен, Сезне ярдәменнән ташламасын. Бу авыр кайгылы сәгатьләрдә мин догада Сезнең белән бергә.
Ихлас күңелдән улыгыз Ирекнең рухы Җәннәтле, Аллаhның мәгърифәтенә ирешсен дия мөселман дин кардәшләрем hәм имамнарыбызның изге догаларын ирештерәм.
Бу фаҗигадә hәлак булган мәрхүмнәрнең урыннарын оҗмахта кылуны сорап, аларның якын-газизләренә Раббыбыз Аллаhның күркәм сабырлыгы насыйп булса иде һәм догаларыбыз ирешсә иде дип дога кылабыз: “Иннә лилләhи вә иннә иләйhи раҗигун”
Мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия мөфтиләре Шурасы рәисе,
Россиянең Европа бүлеге мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе