закрыть

Постановление Совета улемов ДУМ РФ о закят аль-фитр в 2016 году

Совет улемов Духовного управления мусульман Российской Федерации определил закят аль-фитр в 2016 году в размере:

— для людей малоимущих — 100 р.

— для людей со средним достатком — 300 р.

— для состоятельных людей — от 500 р.

Закятуль-фитр (садакатуль-фитр, фитр садакасы)  милостыня разговения, выплачиваемая от каждого члена семьи до начала праздника Разговения (Ид-аль-фитр, Ураза-байрам). Она является заключительным условием для принятия Творцом соблюденного поста.

Фидия садака:

— минимальный размер за пропущенный день составляет 250 р.

Фидия садака  это милостыня-искупление, состоящая в том, что за каждый пропущенный день обязательного поста надо накормить одного нищего так, чтобы на него израсходовалось средств примерно столько, во сколько обходится в среднем обед (а лучше — среднесуточные затраты на питание).

TelegramRSSКонтактыПисьмо
Опции поиска:

 Полнотекстовый поиск
 Только по ключевым словам
 Слово или фразу целиком
 Каждое слово в отдельности


4 июня 2021 10:50   Республика Татарстан 

Выступление Дамира Мухетдинова на пленарном заседании XI Форума татарских религиозных деятелей

Выступление первого заместителя председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации, ректора Московского исламского института, доктора теологии Дамира Мухетдинова на пленарном заседании XI Форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия», организованного Всемирным конгрессом татар, в Казани: 

 

XI татар дин әһелләре форумында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир-хәзрәт Мөхетдинов чыгышы

 

Мөхтәрәм Татарстан Республикасы президенты Нургали улы Рөстәм әфәнде, мөхтәрәм шәйх ул-ислам Тәлгать-хәзрәт, мөхтәрәм имамнар, дин әһелләре вә дини оешмалар хезмәткәрләре! Мөхтәрәм җәмәгать үл-муслимин!

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, дини җитәкчебез мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән барчаларыгызны ислам сәламе белән сәламлим: Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Аллаһ Субханәһү вә Тәгалә ушбу мәҗлесебезне мөбарәк һәм дәвамлы кылса иде!

Иң әүвәл 11 майда Казанда булган фаҗига мөнәсәбәте белән Татарстан халкының тирән кайгысын уртаклашабыз. Гомере өзелгән балалар, укытучыларның рухлары Аллаһ каршында булып, Раббыбыз урыннарын җәннәттә  кылса иде!

Яшь буынның рухи иминлеге, җан сәләматлеген кайгырту – безнең бурычыбыз. Шуңа күрә, төрле тарафлардан хәзрәтләребезне уртак мәҗлескә җыючы мөхтәрәм президентыбызга рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһ сездән разый булсын!

Мөхтәрәм җәмәгать! Безнең хәзерге төп максатыбыз – Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгын лаеклы, күркәм рәвештә үткәрү. Президент Путин каршында, бөтен ил каршында бу юбилейны күтәреп чыккан өчен без мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәтле.

Берәүләр, бичаралар, бу хезмәттә фәкать матди якны гына күрделәр, юбилей оештыру максатын дәүләт биргән акчаны үзара бүлешү дип аңладылар. Аллаһ Үзе күрә һәм белә, ниятенә карата әҗерен дә, җәзасын да бирәчәк. Һәркем үзенең фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып бәя бирә.

1989 нчы елда бу 1100-еллык дата бер кат билгеләп үтелде. Иң зур әһәмияте шунда, ул вакыйгалар рухи яңарышка юнәлеш бирде. Моның өчен мөхтәрәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә олуг рәхмәтебез вә хөрмәтебез. Шулай да, дәүләтебез милади ел исәбе буенча яши, шуның буенча тарих елъязмасын алып бара. Милади буенча бу юбилейны үткәрү рухи тормышка яңа дәрт өстәр, иншәАллаһ.

Бу – Татарстанның гына түгел, бөтен Россиянең бәйрәме булырга тиеш. Безнең тарихи мирасыбыз – бөтен илнең тарихи мирасы һәм Президент Владимир Путин тарафыннан да шулай кабул ителә. Идел буе Болгар дәүләте үз эченә хәзерге Россиянең берничә төбәген, күпсанлы халыкларның ата-бабаларын сыйдырган, керткән.

Шуны әйтә алам: Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә карый торган мәхәлләләр, төбәк идарәләре – Владивостоктан башлап Калининградка тикле 1100-еллык хөрмәтенә чаралар үткәрергә, халыкны рухландырырга ниятләп торалар һәм хезмәтен башладылар.

Гасырлар буена татарлар дингә өндәүче, мәгърифәт таратучы, мәчет-мәдрәсәләр салучы вә тотучы, китап басып таратучы, мәдәни һәм рухи мирасны  саклаучы милләт булган. Әлбәттә, бүгенгесе көндә вәзгыять үзгәрде. Элек, Кавказ ягын исәпкә алмаганда, Россиядә мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге татар иде. Хәзер исә мәчетләрдә без, татарлар, азчылыкта калып барабыз. Бу хәл хәтта татарларның башкаласы Казанда күзәтелә. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрне сүләп тә торасы юк. Татарстанның үзендә хезмәт кылыр өчен дә кайвакыт республика эчендә кадрлар табылмый. Без дини-рухи хезмәткә яшьләрне дәгъват кылырга, өндәргә тиешле.

30 еллык дини яңарыш дәверендә без берничә баскычны үттек: сәләфчелек белән уйнау, евроисламны “уйлап табу” , җәдидчелек белән кадимчелек арасында каршылыкны куерту.

Бу еллар дәвамында мөфти шәех Равил Гайнетдиннең юнәлеше бер булды һәм модага карап үзгәрмәде. Бу – фикһта Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе, акыйдәдә имам Таһави һәм имам Матуриди юлы, тәсаввуфта Әхмәд Ясави  һәм Баһаутдин Нәкшбәнд юлы, дини-иҗтимагый фикердә Шиһабетдин Мәрҗани вә Хөсәен Фәизхан нигез салган карашлар. Шунысы мөһим: яшьләрне гыйлемгә, интеллектуаль үсешкә тартырга кирәк. Безнең үсешебез ныклы фәнни нигездә барырга тиеш.

Шул ук вакытта, дөньяви тормышның үзгәрүе, мөселманнарның төрле шартларда яшәүләре дини тормышка плюралистик, киң һәм мәгърифәтле карашны таләп итә.

Безнең үз арабызда плюрализм ачык беленеп тора. Бер яктан караганда, бер үк кануни нигездә хезмәт итәбез. Ләкин республикаларда эшләп килүче дини оешмалар һәм область, крайларда эшләүче диния идарәләре тамырдан ук аерылып торучы шартларда яшибез. Республикада имам-мөхтәсиб  хөкүмәт хисабына хезмәт хакы ала, даими матди ярдәм күрә. Башка бер төбәктә исә дини оешма җитәкчесе фәкать хәйрия акчасы хисабына яши. Ул вандалларның, ксенофобларның мәчетләргә һөҗүм итүләренә, җомга көннәрендә мәчетләргә юнәлтелгән тикшерүләргә, исламга пычрак яла ягуларга сабыр итеп, күп төрле каршылыкларга дучар булып хезмәт куя. Билгеле, бу ике руханиның дөньяви тормышка, үз вазифаларына карашлары  аерылып торыр, алар бер-берсен аңламаска да мөмкин.

Без Россия дәүләтенең кануны нигезендә эшлибез, ләкин фикри һәм рухи мөстәкыйльлекне саклыйбыз. Дини тормышны билгеләүче төп, мөһим карарлар кабинетларда түгел, диния нәзарәтендә туарга, өммәтнең мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Фикер әйтүдә дә шулай: чын мәгънәсендә мөфти дәрәҗәсенә ирешкән дин әһеле хаталарны тәнкыйть итәргә дә, дөреслекне туры итеп әйтергә дә бурычлы. Гәрчә, кемгәдер ошамаса да.

Бу, әлбәттә, дәүләт белән эшләүне берничек тә инкарь итми һәм киметми. Дин әһелләренең дәүләт белән килешеп, аңлашып эшләве иң беренче чиратта өммәтнең үзенә кирәк, җәмгыятьтә тынычлык, иминлек булсын өчен кирәк.

Илебездә төрле шартларда эшләүче берничә мең татар дин әһелен нәрсә берләштерә? Беренче чиратта, без акыйдәдә, шәригатьтә, гореф-гадәттә бер үк карашта торабыз, намазларыбыздан соң бер үк сүзләр белән догалар кылабыз һәм ниятебез бер – динебез белән бергә милләтебезне дә саклау, үрчетү, фикри яктан үстерү, яшьләргә дөрес тәрбия һәм юнәлеш бирү.

Татарстан белән бердәм булып, бергә эшләү һичшиксез кирәк. Беренче чиратта бу татар телен саклау, мәчет-мәдрәсәләрдә татар телендә тәрбия бирү өчен кирәк. Икенчедән, ата-бабаларыбыз салып калдырган архитектур мирасны кайтару һәм торгызу бурычы тора. Мәсәлән, хәзерге вакытта Мәскәүнең 1823-1825 елларда салынган тарихи мәчете, Касыймдагы Хан мәчете, Түбән Новгородта Ярминкә мәчетен, Читадагы сәүдәгәр Нигъмәтуллин йортын торгызу эшләре башланды. Күп кенә мирас хәзер дә кайтарылмаган, шул исәптән Ростов-Дон, Волгоград, Әстерхан вә башка шәһәрләрдәге тарихи мәчетләр. Тарихтагы галимнәребезнең мирасын өйрәнү, шәрехләү өстендә эшләргә кирәк.

Бу нисбәттән, безнең Диния нәзарәтебез ел саен үткәрә торган Мәрҗани, Фәизхан, Фәхретдин, Биги, Гаспралы, Буби укуларында катнашырга, фәнни докладлар белән чыгыш ясарга чакырам. 1100-еллыкка атап без Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Җарулла Бигиларның әсәрләрен татар, рус, арап телендә нәшер итү эшенә керештек .

Ошбу хезмәтләрдә без берләшеп эшләрбез, иҗтиһад кылырбыз диеп өметләнеп вә догада торып, сүземне тәмам кылам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

4 июнь, 2021 ел, Казан

Система Orphus
ИТОГИ

© Духовное управление мусульман Российской Федерации, 2024 г.

При использовании материалов сайта гиперссылка на www.dumrf.ru обязательна

.