закрыть

Постановление Совета улемов ДУМ РФ о закят аль-фитр в 2016 году

Совет улемов Духовного управления мусульман Российской Федерации определил закят аль-фитр в 2016 году в размере:

— для людей малоимущих — 100 р.

— для людей со средним достатком — 300 р.

— для состоятельных людей — от 500 р.

Закятуль-фитр (садакатуль-фитр, фитр садакасы)  милостыня разговения, выплачиваемая от каждого члена семьи до начала праздника Разговения (Ид-аль-фитр, Ураза-байрам). Она является заключительным условием для принятия Творцом соблюденного поста.

Фидия садака:

— минимальный размер за пропущенный день составляет 250 р.

Фидия садака  это милостыня-искупление, состоящая в том, что за каждый пропущенный день обязательного поста надо накормить одного нищего так, чтобы на него израсходовалось средств примерно столько, во сколько обходится в среднем обед (а лучше — среднесуточные затраты на питание).

TelegramRSSКонтактыПисьмо
Опции поиска:

 Полнотекстовый поиск
 Только по ключевым словам
 Слово или фразу целиком
 Каждое слово в отдельности


9 июня 2012 12:39    

Выступление муфтия Равиля Гайнутдина для участников III Форума "Национальная самобытность и религия" 9 июня 2012 года на татарском языке

Муфтий шейх Равиль Гайнутдин
Муфтий шейх Равиль Гайнутдин

Текст выступления председателя Совета муфтиев России, Духовного управления мусульман Европейской части России муфтия Равиля Гайнутдина для участников III Форума "Национальная самобытность и религия" 9 июня 2012 года на татарском языке, которое зачитал сопредседатель СМР, муфтий Саратовской области Мукаддас Бибарсов.

Әгүзү билләһи минәшшәйтанир раҗим. Бисмилләһи р-рахмәни р-рахим.

Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Әссәләтү үә ссәләму галә нибиййинә Мухәммәдин үә галә әлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн, әммә бәгъд.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, хәзрәтләр, милләттәшләрем, дин кардәшләрем, мөхтәрәм җәмәгать!

Өченче ел рәттән гасырлар буена ата-бабаларыбызның рухи-дини мәркәзе булган Казан шәһәрендә имамнар җыенына килдек. Бер меңгә якын рухани чакырылган әлеге мәҗлес бүгенге көндә Русиядә иң эре мөселман җыены булып тора.

2011 елдагы форумнан бүгенгәчә узган вакыт аралыгында илебездә зур вакыйгалар узды: Дәүләт Думасы һәм Илбашы алмашынды.

Гарәп илләрендә бер-бер артлы чыккан фетнә һәм инкыйлаблар, кан коюлар барыбыз өчен дә гыйбрәт, ватаныбыздагы тынычлык һәм иминлекнең кадерен белергә этәргеч булып тора. Русиядә дә фетнә чыгарып, халык сайлаган хакимиятне бәреп төшерергә теләүчеләр булмады тугел, булды. Мондый эшләрнең зур корбаннар китерүен, ачы күз яшьләре белән тәмамлануын без күреп торабыз. Президент сайлауларында мөселман халыклары күпчелекне тәшкил иткән төбәкләр Владмир Путин өчен иң югары процент тавыш бирүчеләрдән булды, дәүләтебезнең тотрыклы үсешенә тагын бер мәртәбә мөселманнар зур өлеш кертте.

Быел илебез 1612 елда Түбән Новгородта халык ополчениесы тупланып Мәскәүне азат итүнең 400 еллыгын, 1812 елгы Ватан сугышында Наполеон гаскәрләрен җиңүнең 200 еллыгын билгеләп үтә. Һәр икесендә мөселманнарның катнашып, җиңүгә зур өлеш керткәннәре тарихтан билгеле. Әйтик, 1812 елда Парижга беренчеләрдән булып татар-башкорт атлы гаскәриләренең керүе барыбызга да мәгълүм.

Русия дәүләтенең төзелешенә, бәйсезлегенә, иминлегенә мөселман халыкларының керткән зур өлешен илебезнең җитәкчелеге дә таный. Мөселманнар Русия тарихында: үткәнендә дә, бүгенгесендә дә лаеклы урынын алып тора. Президент Владимир Путинның тырышлыгы белән Русиянең Ислам конференциясе оешмасында күзәтүче дәрәҗәсен алуы, мөселман оешмаларына ярдәм күрсәтүче махсус Фонд оештырылу, ислам дине белгечләре әзерләү буенча махсус программа – моның ачык дәлилләре.

Имамнар форумы ачылыр алдыннан берничә көн элек кенә Президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары Вячеслав Володин белән очраштым, аңлашып, фикер алыштык. Аның белән дә күп мәсьәләләрдә бер карашта торуыбыз, бердәй якын килүебез киләчәктә кулга-кул тотынып эшләргә уңай җирлек тудыра дип исәплим.

Аллаһының биргәненә шөкер, динебез көннән-көн аякка баса, мәчет-мәдрәсәләр эшли, яшьләребез дингә көннән-көн күбрәк тартыла. Милләтебез асылына кайта. Милли җанлы, мөселман тәрбиясе алган яшьләр буыны үсеп җитте һәм алар динебезне үстерүгә хезмәт итәргә бүгенге көндә әзер.

Кайберәүләрнең әйтүенчә, мәчетләрне Урта Азия, Кавказ халыклары тутырды. Татарлар үз мәчетләрен югалта диеп төшенкелеккә бирелүне мин дөрес дип санамыйм. Кавказдан, Урта Азиядән Русиянең үзәк төбәкләренә дистәләгән милләт вәкилләре килә, мәчетләребездә тәрбия ала. Һәрберсен милләте буенча санасаң, аларның саны барыбер татарлардан артмый.

Әлхәмдулилләһи, Мәскәүдәге Җәмигъ мәчет күз алдында үсә, төзелеш эшләре бик тиз бара. Былтыр безгә мәчетне махсус җимергәннәр дигән яла агулар, таш атулар күп булды. Кайберәүләр хәтта ки Кувәйт иленең шәехләре тарафыннан да безгә пычрак аттырырга тырышып карады. Әлбәттә, һәрбер нәрсәне күрүче һәм белүче бер Аллаһы Субхәнәһү вә Тәгалә. Күптән түгел әл-Кувәйт шәһәрендә дә җәмигъ мәчетенең диварында ярык хасил булып, мәчеттә намаз укучыларга куркыныч янады. Кувәйт хөкүмәте мәчетне тулысы белән сүттереп, нәкъ шул урынга яңа җәмигъ мәчетен салып куярга боерды. Искесенең ишегенә йозак элеп, музей итеп тотарга түгел, ә шул урынга ук яңаны салырга. Мәскәү Җәмигъ мәчетен яңартып төзүгә дистә еллар буена намазга килүче мәчет картлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары хәер-фатыйхасын бирде. 974 м2 тәшкил иткән мәчет урынына 17500 м2 мәйданлы, 79 метр биеклеккә ашкан ике манаралы, алты катлы, хәзерге көннең технологиясенә туры килгән, бөтен уңай шартлар тудырылган яңа мәчет бинасы бүген инде түбә астына кертүгә якын.

Мәчет төзү эшендә Аллаһның ярдәмен сорап хәер-догада торган барча милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә олы рәхмәтемне белдереп, Аллаһ кылган догаларны кабул әйләп, киләчәктә дә ярдәменнән ташламаса иде дигән догада калам.

Мөхтәрәм җәмәгать, бирегә без ачыктан-ачык фикер алышырга, үзебезне борчыган мәсьәләләрне уртага алып сөйләшергә дип җыелдык. Башкаларның тырнак астыннан кер эзләгәнче, әйдәгез җәмәгать, иң элек үзебезгә күз салыйк: холык-фигыльләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи үә сәлләм васыят итеп калдырган әхлакка туры киләме, олуг галимнәребезнең нәсыйхәтләрен онытып җибәрмәдекме?

Милләтебезнең олы шәхесләреннән берсе, Үзәк Диния нәзарәтендә казый һәм мөфти буларак Русия мөселманнарын алдынгы фикерле халык итеп дөньяга таныткан мөхтәрәм галимебез Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин моннан 100 ел элек эйткән сүзен сезгә җиткерәсем килә:

“Бездә галим булу өчен бит русча язылган кәгазгә ия булу да җитә. Хөтбәләренең мәгънәсез, мәхәллә халыкларына кыла торган нәсыйхәтләре хорафат үә буш нәрсәләрдән гыйбарәт булуының зарары юк. Шуның өчен бездә голәмә бик күп, кирәгеннән артык дәрәҗәдә күп. Инде 1000 ел буладыр, ислам галимнәре үзләре иҗтиһад кыла алмадылар, иҗтиһад кылыр өчен башкаларга ирек бирмәделәр. Бу эшнең нәтиҗәсе бик хәсрәтле булды. Аурупа вә Америка галимнәре бер тарафтан диннәрне тикшереп шул хакта докладлар төзеп торганнары вә икенче яктан гыйлем вә фән, мәдәният вә байлык хасыйл итү юлында хезмәтләрен дәвам иттергәннәре хәлдә, безнең бөтен эшебез чалма койрыгы, сакал вә мыек, калош вә пальто бәхәсләре булды.

Бәдәви гарәпләренең бер-ике гасыр эчендә иң югары дәрәҗәләргә ирешүенә сәбәп булган шәригать бүгенге мөселманнарның йөзтүбән китүләренә сәбәп булмаслыгы мәгълүм. Мөселманнар түбәнлеккә төшкән икән, моның сәбәбе дин түгел, ә бәлки галимнәрнең әмин булмаулары һәм вазыйфаларын үтәмәүдер”.

Күрәсез, казый һәм булачак мөфти әйтерсең лә бугенге вәзгыятне күреп язган. Күреп торабыз: кадими-җәдиди диеп халыкны аерырга тырышулар, буш урында фетнә чыгарып үзләренә галим дәрәҗәсен дәгъвалаучылар бүген дә байтак. Болар халкыбызның 13-14 гасырлык ислам мәдәнияте һәм тарихын авыл мәхәлләсе мәдәниятенә генә кайтарып калдырырга тели. Шушы хәл мине борчуга сала. Халкыбыз элек-электән шәһәр мәдәниятле милләт булган, Болгар, Биләр, Сарай, Казан калалары, андагы мәдәният, фән, сәнгать үсеше татарларны бөтен дөньяга таныткан. Без татарлар диеп горурланып күрсәтерлек казанышларыбыз шәһәр мәдәнияте белән бәйле. Шәһәр мәчетләрен читтән килгән халыклар басып алды дигән сылтау белән ислам үсешен авыл мәхәлләсендәге мәҗлесләргә, чалма-чапан тикшерүгә кайтарып калдырсак, Ризаэтдин хәзрәт әйткән сүзләргә нәкъ туры килә түгелме соң?

Авылы да шәһәре дә – татар халкының ике канаты, берсеннән башка берсе яши дә, үсеш тә ала алмый. Татарларны авыл гына саклап калачак, безгә шәһәрдә урын юк, җәдидчелек безгә хас түгел дисәк, 10-20 ел эчендә әдәби телне һәм фән телен югалтачакбыз. Фәнни төшенчәләрне аңлатып бирә алмаслык теле булмаса, бу халыкның милли җанлы зыялылары да күзгә күренеп эреп бетәр. Зыялы, укымышлы катламы булмаган халык исә тарих сәхнәсеннән бик тиз төшеп кала.

Татар милләте авыл мәхәлләсе шартларында гына үсеш кичерә диеп, без бүген бер төркем яшьләребезне маңкортлашуга, икенчесен – мокытлашуга үзебез үк этәрәбез. Кадимчелек дия-дия талантлы яшьләрне авыл җирлегенә генә юнәлтсәк, башка милләтләр, бар дөньясы алга киткән технологияләр, инновацияләр белән шөгылләнгәндә безнекеләр бәлеш ашап калырмы?

Мондый эшнең нәтиҗәсе буген үк ачык ярылып ята: Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгы сылтавы белән үзләренә дан-шөһрәт казанырга теләүчеләр юк түгел. Кызганычка каршы, тегендә дә тыгылып, монда да кысылып йөреп ничә еллар буена бер фәнни хезмәт тә, бер китап та чыгарганнары булмады, хәтта ки Оренбург духовное собраниесының кайда урнашканлыгын да белмиләр. Еллар буена түрәләрнең мәҗлесеннән мәҗлесенә генә йөргәч, иҗтиһад кылмагач, үзләренә чыгыш ясарга я мәкалә бастырырга кирәк булса, үзләренең кулыннан килмичә, башка дин вә милләт вәкилләре язып биргәннәрне кулланырга туры килә.

Әлхәмдүлилләһи шөкер, Русия мөфтиләр шурасы каршында эшләп килүче “Мәдинә” нәшрият йорты соңгы 5 елда хәнәфи мәзхәбе нигезендә мөселман уку йортларыбыз өчен уку-укыту әсбапларын бастырып аны халкыбызга таратты, тарихи диния нәзарәтенең тарихы һәм казанышлары тикшерелгән ике дистәгә якын китап бастырды, аларны бөтен халык хозурына бушлай ачып укый торган итеп интернетка урнаштырды һәм хәзерге вакытта милләтебезнең дини җәүһәрләрен Русиядә генә түгел, Бәйсез дәүләтләр берлеге киңлекләрендә дә тарата.

Сүземне йогаклап, Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләгә илебезгә, халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап ялварамын, балаларыбызның динне торзызучылардан булып яшәүләрен күрергә Аллаһ раббыбыз насыйп итсен.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуЛлахи вә бәрәкәтүһү!

9 июнь, 2012 ел, Казан

Система Orphus
ИТОГИ

© Духовное управление мусульман Российской Федерации, 2024 г.

При использовании материалов сайта гиперссылка на www.dumrf.ru обязательна

.