закрыть

Постановление Совета улемов ДУМ РФ о закят аль-фитр в 2016 году

Совет улемов Духовного управления мусульман Российской Федерации определил закят аль-фитр в 2016 году в размере:

— для людей малоимущих — 100 р.

— для людей со средним достатком — 300 р.

— для состоятельных людей — от 500 р.

Закятуль-фитр (садакатуль-фитр, фитр садакасы)  милостыня разговения, выплачиваемая от каждого члена семьи до начала праздника Разговения (Ид-аль-фитр, Ураза-байрам). Она является заключительным условием для принятия Творцом соблюденного поста.

Фидия садака:

— минимальный размер за пропущенный день составляет 250 р.

Фидия садака  это милостыня-искупление, состоящая в том, что за каждый пропущенный день обязательного поста надо накормить одного нищего так, чтобы на него израсходовалось средств примерно столько, во сколько обходится в среднем обед (а лучше — среднесуточные затраты на питание).

TelegramRSSКонтактыПисьмо
Опции поиска:

 Полнотекстовый поиск
 Только по ключевым словам
 Слово или фразу целиком
 Каждое слово в отдельности


7 ноября 2013 15:26    

Выступление муфтия Равиля Гайнутдина на Съезде ДУМНО 7 ноября 2013 г. на татарском языке

Выступление председателя СМР и ДУМЕР муфтия шейха Равиля Гайнутдина на Съезде ДУМ Нижегородской области 7 ноября 2013 года (на татарском языке). 

Хөрмәтле дин кардәшләрем - Түбән Новгород өлкәсе Диния Нәзарәтенең Корылтаенда - съездында катнашучы имамнар, имам-мөхтәсибләр һәм мөдәррисләр! Хөрмәтле кунаклар! Сезне мөселманнарның күркәм сәламе белән сәламлим: Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ дип.

Түбән Новгород өлкәсендә озак гасырлар дәвамында төрле дин һәм милләт вәкилләре дуслыкта, татулыкта яшәгән һәм бүгенге көндә дә төрле халык-кавемнәр уртак тел табып, бер-берсен хөрмәт итеп тормыш итәләр. Һичшиксез, бу татулыкта, аңлашып яшәүдә безнең имамнарыбызның, аларның милләтара, диннәрара дуслыкны ныгыту юлында эшләгән хезмәтләренең дә өлеше зур.

Аллаһ юлында хезмәт куючы, милләтне агарту, халыкка дини тәрбия бирүдә чын ихластан тырышучы дин кардәшләремә – хөрмәтле имамнарыбызга рәхмәтемне белдерәм. Имам үз тормышын халык яшәеше белән бәйли – шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә, туй иткәндә дә, җәназа укыганда да имам өммәте белән бергә, халыкка туры юлны күрсәтә, гыйбадәт кыла, үгет-нәсихәт бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Имамнарның милләтебезнең һәм Ватаныбызның киләчәге өчен куйган хезмәтләре кабул булсын, Аллаһ Сүбһәнә вә Тәгалә аларны бу дөньяда да, ахыйрәттә дә Үзенең чиксез рәхмәте һәм мәгъфирәте белән бүләкләсен диеп Раббыбызга дога кылып сорыйм.

Шулай ук Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелегенә, аерым алганда губернатор Валерий Павлинович Шанцев һәм Түбән Новгород шәһәре администрациясе башлыгы Олег Кондрашовка тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм.

Барыбызга да мәгълүм: дөньяви җитәкчеләр тарафыннан уңай караш, акыл белән эш итү, һәрбер диннең, милләтнең хокукларын тану булмаса, дин әһелләренә үз вазыйфаларын үтәү – мәчетләр төзү, мәдрәсәләр ачу, халыкны дини яктан агарту, яшь буынны тәрбияләү күп мәртәбә кыенлашыр иде.

Хочу выразить благодарность руководству Нижегородской области и города Нижнего Новгорода в лице губернатора Валерия Павлиновича Шанцева и главы администрации города Нижнего Новгорода Олега Кондрашова. Мы все прекрасно понимаем, что без мудрой и взвешенной политики наших светских руководителей, без их поддержки, нам – религиозным деятелям было бы чрезвычайно сложно претворять в жизнь свои проекты, такие как строительство мечетей и открытие медресе, обучение основам ислама, воспитание подрастающего поколения в духе традиционных ценностей и другие.

Хөрмәтле кардәшләрем!

Түбән Новгород (Нижгар) яклары белән, аның киң күңелле, кунакчыл кешеләре белән шәхсән минем элемтәләрем берничә дистә ел дәвам итә. Узган гасырның 80-нче елларында ук, Бохарада “Мир Араб” мәдрәсәсенең шәкерте буларак мин Кече Ырбичша авылы мәчетендә җәйге практика үтә идем. Еллар үтеп, Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт итә башлагач, Мәскәүдә яшәүче Нижгар татарлары миннән: “Син кайсы авылдан, улым” дип сораганда, “Мин Ырбишчадан” дип җавап бирә идем.

1993 елда Аллаһ Раббыбыз миңа Түбән Новгород өлкәсе Диния Нәзарәтен оештыруда катнашырга насыйп итте. Ул елларда мәхәлләләр саны арта барды, аларны берләштерү, үзара элемтәләрен ныгыту, бердәм оешма төзү лязыйм булды. Аннан соңгы елларда да Түбән Новгород өлкәсенең мәхәлләләрен күп мәртәбә зиярат кылдым, шул исәптән 2011 елның җәендә Түбән Новгород өлкәсенең күп кенә татар авыллары урнашкан районнарны гизеп кайттым. Бу сәфәрләр барысы да безнең берлегебезне ныгытуга сәбәп булды.

Русиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния Нәзарәтенә керүче төбәк региональ мөфтиятләр арасында Түбән Новгород өлкәсе Диния Нәзарәте мәхәлләләр саны буенча да, мәчетләр саны буенча да иң зурларының берсе булып тора. Биредә 61 дини оешма, 50дән артык мәчет, дини урта белем бирүче мәдрәсә эшләп килә. Хөсәен Фәезхан исемен йөртүче ислам институты үз эшчәнлеген активлаштыра. Түбән Новгород төбәгендә яралып, үсеш алып, бүгенге көндә илебез күләмендә танылу алган проектлар арасында: Мөселман форумын, “Фәезханов укулары” исемен йортүче фәнни-праткик конференцияне, “Мәдинә” нәшрият йортын атап китәргә була.

Беренче мәртәбә Түбән Новгородта 2004 елда оештырылган Мөселман форумы хәзер инде Мәскәүдә үткәрелә. Ел саен мөфтиләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре катнашкан Мөселман форумында өммәтне берләштерү, дин һәм дәүләт органнары арасында бәйләнешләрне үстерү, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (Содружество Независимых Государств) илләрендә яшәүче кардәшләребез белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре карала.

Бу елның декабрь аенда Түбән Новгородта “Фәезханов укулары” конференциясе унынчы мәртәбә үткәреләчәк. Татар-мөселман галимнәренә, аларның фәнни мирасларына багышланган форумнар бармак белән санарлык, ә инде ун ел рәттән үткәрелә торган мондый җыеннар әлегә бүтән бер төбәктә дә юк.

“Мәдинә” нәшрият йортын, ул чыгара торган дини, фәнни әдәбиятны, уку-укыту әсбапларын, газета-журналларны һәм интернет-сайтларны бүген безнең илебездә генә түгел, ә элеккеге Советлар Союзы илләрендә дә беләләр, таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Бу нәшриятның чишмә башы да биредә – Түбән Новгородта иде. Хәзерге вакытта елына дистәләрчә китап чыгаручы бу оешманың эшчәнлеге кайчандын эшкуар һәм иганәче Фәиз Габдрахман улы Гыйлманов ярдәме белән сатып алынган ризографтан башланган булса, бүген инде меңнәрчә нөсхә тираж белән тарала.

Түбән Новгород татарлары милләтебезгә дистәләрчә һәм йөзләрчә имамнар, мөгаллимнәр, ишаннар һәм галимнәр тәрбияләп биргән. Бу төбәктән имамлыкны, гыйлемне буыннан буынга тапшыручы династияләр чыккан. Бүгенге көндә дә, Әлхәмдулилләһ, чыгышы белән Түбән Новгородтан булган дин әһелләре Россия мофтиләр шурасы һәм ил күләмендә өммәтебезнең үсешендә күренекле урын алып торалар. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәм башка шәһәрләрдә җаваплы дини вазыйфыларда эшлиләр. Сезгә таныш булган Дамир-хәзрәт Мөхетдиновны 2011 елны мин үземнең беренче урынбасарым, һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе итеп билгеләдем. Илдар-хәзрәт Нуриманов Нәзарәтнең эчке эшләр департаменты  белән җитәкчелек итә. Ил башлыгы - Президент Указы белән Дамир-хәзрәт Мөхетдинов Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп тә билгеләнде һәм анда ул Россия мөфтиләр шурасы вәкиле буларак катнаша. Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең рәисе Гаяз-хәзрәт Закиров Россия мөфтиләр шурасы әгъзасы булып тора. Болар Түбән Новгородтагы мөселман үзәгенең урынын тану, биредә эшләүче дин әһелләренең хезмәтләрен югары бәяләүне курсәтә.

Бу ел ахырында Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте оешуга 20 ел тула. Ике дистә ел дәвамында Диния нәзарәтенең беренче рәисе Умәр-хәзрәт Идрисов тарафыннан да, икенче рәисе Гаяз-хәзрәт Закиров тарафыннан да бик күп хезмәт һәм тырышлык күрсәтелде: мөселманнарны, мәхәлләләрне берләштерү, яңа мәчетләр төзетү, халыкка дини тәрбия бирү, башка диннәр һәм хөкүмәт органнары белән хезмәттәшлек итү юлында күп эш эшләнде.

Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең моннан алдагы IV Корылтае нәкъ биш ел элек – 2008 елның ноябь аенда үтте. Биш ел вакыт эчендә башкарылган эшләрдән канәгатьлек белдерергә була. Мәчетләр саны, мәхәлләләр саны арта бара, яңа Бәйтуллаһлар төзелә, элек салынганнары төзекләндерелә. Уку-укыту эшләре, имамнар әзерләү өлкәсендә дә алга китеш бар. Дәүләт органнары, дөньяви җитәкчеләр белән, шулай ук башка диннәрнең рухи оешмалары, бигрәк тә православ дин әһелләре белән үзара аңлашу, киңәшләшеп эш итү безне сөендерә. Диннәр ара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дин һәм дәүләт оешмалары арасында хезмәттәшлекне күркәм төстә алып баруда, һичшиксез, Гаяз-хәзрәтнең өлеше бик зур.

Сезгә билгеле булганча, Түбән Новгород җәмигъ мәчете артында буш җир бар иде. Шәһәр үзәгендә урнашкан булганга күрә, ул күп кенә эшкуарларда кызыксыну уятты, күпләр аны кулга төшереп акча эшләргә теләде. Ләкин Аллаһының рәхмәте белән, Түбән Новгород шәһәре идарәсенең дәүләтчән төпле фикер йөртүе, Диния нәзарәтенең эзлекле алып барган эше нәтиҗәсендә бу җир кисәге Җәмигъ мәчет – Соборная мщчете территориясенщ, участогына кушылды. Әле яңа гына билгеле булганча, Түбән Новгород шәһәрендә Ярминкә мәчетен торгызу максаты белән Марат урамында да Диния нәзарәтенщ җир бирелде. Әйтеп узарга кирәк, Мәкәрҗә ярминкәсендә эшләп килгән бу тарихи мәчетне яңадан торгызу проекты буенча эш җиде ел элек башланды инде.

2014 елда “Махинур” Түбән Новгород мөселман мәдрәсәсе ачылганга 20 ел тула. Бу мәдрәсәдә күп кенә имамнар дини тәрбия һәм гыйлем алды. Хәзер алар Түбән Новгород өлкәсендә генә түгел, Мәскәүдән алып Себердәге Красноярск шәһәренә кадәр күп кенә төбәкләрдә уңышлы эшлиләр.

Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институтының активлашуын күрәбез. Институт бинасын “Горьковский автомобильный завод” ачык акционерлык җәмгыяте Диния нәзарәтенә 49 елга арендага бирде. Көтеп алынган бу вакыйгадан соң институт лицензия алып, укыту эшләрен башлап җибәрергә хаклы. Лицензия алырга мөмкинчелеге булмаган елларда Фәезханов исемендәге институт Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте имамнарының белемен күтәрү программасында актив катнашты. 2011 елдан бирле өч ел рәттән Фәезханов исемендәге ислам институты катнашында Түбән Новгородта имамнар өчен квалификация арттыру курслары үткәрелде. Бу курслар Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетында узды һәм өч ел рәттән биредә 20 төбәктән - регионнан килгән йөзләп имам белем дәрәҗәсен, әзерлек дәрәҗәсен арттыра алды. Шунысын әйтергә кирәк, биредә укыган имамнар әлеге курсларның дәрәҗәсен, сыйфатын югары бәялиләр.

Соңгы биш ел эчендә Түбән Новгород Диния нәзарәтенең Мәскәүдәге төп Диния нәзарәте  - Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте белән бәйләнеше ныгыды, Нижгар төбәге Россия мөфтиләр шурасының программаларында актив катнаша башлады, ә кайбер юнәлешләрдә, әйткәнемчә, үзе дә әйдәп баручы төбәк буларак танылды.

Түбән Новгород – Идел буе федераль округының башкаласы. Белгәнебезчә, бу федераль округта Россия мөселманнарының 40 процентка якыны яши. Шулай ук Түбән Новгород илебезнең иң әһәмиятле сәнәгать - промышленность, транспорт, фән үзәкләренең берсе булып санала. Боларны истә тотып, без барыбыз да аңлыйбыз: Түбән Новгород мөселманнары арасында татулык, тынычлык, аңлашып яшәү безнең үзебезгә дә, хакимияткә дә, гомумән, җәмгыятебезгә дә бик кирәк! Түбән Новгород өммәтендә фетнә чыкса, моның кайтавазы, һичшиксез, Идел буендагы төбәкләрдә дә булачак. Түбән Новгородтан читтә, безнең халкыбызга катнашы булмаган кайбер көчләрнең бүген сезнең арагызда фетнә чыгарып, өммәтне таркатырга кызыгулары көн кебек ачык. Аерылышу, ызгышу беребезгә дә файда бирмәс, ә бәлки үкенеч кенә китерәчәк.

Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең башлыгы, мөфти буларак мин Гаяз-хәзрәт Закировның үткән биш елда куйган хезмәтләренә уңай бәя бирәм һәм алдагы биш елга да аны Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең эшчәнлеген җитәкләргә лаеклы дип саныйм. Аның беренче урынбасары вазыйфасын хәзерге вакытта укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасар Габделбари-хәзрәт Мөслимовка йөкләргә тәкъдим итәм.

Бүгенге корылтайда шулай ук Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтен ныгыту, алга таба фетнәләргә юл куймау максатыннан, Россия Федерацмясе вөҗдан иреге һәм дини оешалар законына таянып, оешманың Уставына үзгәрешләр кертергә вакыт дип саныйм. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең Уставында оешманың Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә кергәнлеген ачыктан язырга;
  2. Өлкә Диния нәзарәтенең рәисе һәм рәиснең беренче урынбасары сайлау мөфти тарафыннан тәкъдим ителә;
  3. Сайлаганнан соң өлкә нәзарәтенең рәисе һәм рәиснең беренче урынбасары Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе тарафыннан махсус указ белән расланырга тиеш;
  4. Тәфтиш һәйәте – ревизия комиссия рәисен сайлау;
  5. Диния нәзарәтенең Президиум әгъзаларын сайлау.

Аллаһ Раббыбыздан бүгенге корылтайның эше, корылтайның карарлары безнең өммәтебезгә, халкыбызга, ил-көннәребезгә файдалы һәм хәерле нәтиҗәсен бирсә иде дия изге догада калам. Булган хаталарыбызны, гөнаһларыбызны ярлыкап, Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә барчабызга да рух һәм тән сәламәтлеге биреп, туры юлдан тайпылмыйча, ике дөнья сәгадәтенә ирешүләребезне насыйп әйләсен!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Вәс-сәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

7 ноябрь, 2013 ел, Түбән Новгород

Система Orphus
ИТОГИ

© Духовное управление мусульман Российской Федерации, 2024 г.

При использовании материалов сайта гиперссылка на www.dumrf.ru обязательна

.